РЕПЕТИ’ЦИЯ и. лат. Спектакль, концерт, тамашалар өчен билгеләнгән драматик һәм музыкаль әсәрләрне һ.б.ш.ны сәхнәгә кую өчен әзерләү, алдан башкарып карау. Авылның яшьләр түгәрәге белән ячейкасы берләшеп, гаеткә каршы музыка-әдәбият кичәсе куймакчылар да, бүген шуңа репетиция ясап чыгып киләләр икән. Г.Ибраһимов. Репетицияләр таңга кадәр сузыла, артистлар уеннарын режиссёрга ошата алмыйча, манма тиргә баталар. Г.Бәширов. Кәҗә өенең бер бүлмәсендә бик яшерен рәвештә репетицияләр ясалды. Г.Лотфи |