РЕПЕТИ’ТОР и. лат. 1) Берәр кешегә нинди дә булса фәнне үзләштерергә ярдәм итү өчен, өстәмә дәрес бирүче, дәрес өйрәтүче хосусый укытучы. Улым, университетка әзерләнү өчен, репетиторга йөри башлады. А.Хәсәнов. Ә авыл җирендә репетитор яллау мөмкинлеге юк, бар өмет – укытучыларда. Татарстан яшьләре. Роман хәзер бик тырышып инглиз телен өйрәнә, аңа репетитор да булыша. Сабантуй 2) Актёрлар белән аерым-аерым яки төркемләп репетицияләр үткәрә торган тәҗрибәле белгеч. 1985 елдан ул ансамбльдә --- репетитор булып эшли. З.Гыйльметдинова. Мин башта театрда репетитор булып эшләдем. Шәһри Казан |