РЕПЕРТУАР и. фр. 1) Театр, эстрада, циркта башкарылган әсәрләр җыелмасы; аерым бер артист башкарган барлык рольләр, әдәби, музыкаль әсәрләр. Репертуарлары да чуар, һәрхәлдә, Гәүһәр булса, кайбер номерларны рәхәтләнеп төшереп калдырыр иде. Г.Әпсәләмов. Өлкә комитеты совет зыялыларын идея-политик яктан тәрбияләү эшен оештырмаган, --- сәнгать оешмалары репертуарына җитәрлек контроль ясамаган булып чыга. Ф.Галимуллин. --- аның белән очрашулардан соң безнең укучыларыбыз, аның җырларын концертларда башкарып, үзләренең репертуарларын баеталар иде. Л.Моратова

2) күч. Кемгә яки нәрсәгә дә булса хас кыланмышлар, вакыйгалар һ.б.ш. Әмма бер үк репертуар туйдыра. Нишләп шуны аңламый бу ирләр?! Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә