РЕПАТРИАНТ и. лат. Репатриация буенча чит илдән туган иленә кайткан кеше. Чит ил тормышын тамаша кылган, аның уңай вә кире якларын үзләштергән, үлчәү тәлинкәләренең кайсысы аска тартканын күреп белгән репатриантларны төрмәгә тыкты. А.Гыйләҗев. Димәк, анда репатриант әрмәннәр Якын Көнчыгыштан китереп саткан энҗеләр дә бар... Р.Мирхәйдәров |