РЕОРГАНИЗА’ЦИЯ и. фр. 1) Нәрсәнең дә булса төзелешен, эшчәнлеген үзгәртү; үзгәртеп кору, үзгәртеп оештыру, үзгәртеп төзү эше. Алдагы елларда реорганизация башка мәктәпләргә дә кагылачак. Ватаным Татарстан 2) махс. Юридик зат буларак оешманың бер төрдән икенче төрле юридик затка күчеше, хокук мөнәсәбәтләрендә барлыкка килгән үзгәрешләр. Әйтик, Казандагы элекке «Элекон» юридик зат булудан туктап, реорганизация үтеп (бу шулай ук аның филиалы «Электросоединитель»гә дә кагыла), акцияләрен аерым физик затларга бирә. Безнең гәҗит |