РЕНТГЕ’Н НУРЛАРЫ и. физ. Үтә күренми торган әйберләр аша үтеп керергә сәләтле кыска электромагнит дулкыннарыннан гыйбарәт күзгә күренмәс нурлар. – Синдә рак түгел, – дидем, – шулай да рентген нурларына күренәсең калган. Г.Кутуй. Бу яңа ачылган нурлар, рентген нурлары кебек, төрле матдәләр аша, шулай ук юка металл пластинкалар аша да үтә ала торган нурлар булып чыга. Физика курсы. Рентген нурлары ярдәмендә төшерелгән фотосурәттә андый умырткалык бамбук таягын хәтерләтә. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә