РЕНТГЕН и. нем. сөйл. 1) к. рентген нурлары. Түбәнге катта рентген аппараты эшли башлады, әкрен генә гөжләү ишетелә. Г.Әпсәләмов 2) Рентгенография һәм рентгеноскопия ысулларын сөйләмдә гадиләштереп атау сүзе; шуларны ясау аппараты. – Берәр атна хәл җый да Казанга рентгенга бар, – дип, кулымнан килгәнчә үзен дәваларга тотындым. Г.Кутуй. Камилнең танышы Миләүшәне шунда ук рентгенга җибәрде. Ф.Яруллин. МВД врачы прокурор ярдәмчесеннән травматология институтында Костяга рентген үткәрүләрен үтенде. Р.Мирхәйдәров 3) Рентген яисә гамма-нурланыш дозасын исәпләү берәмлеге. Кесәдәге дозиметрлар безнең нормадан ике-өч мәртәбә артык рентген радиация алуыбызны күрсәтә ---. Шәһри Казан. А.Бугорский алган нурланыш заряды 200 мең рентген белән исәпләнә. Татарстан яшьләре |