РЕ’НТА и. нем. 1) икът. Капитал, мөлкәт яки җирдән, махсус хезмәт куймыйча, процент белән даими алына торган керем, табыш; күчемсез мөлкәттән файдаланган өчен, аның хуҗасына түләнә торган аренда хакы. Арендалаучы биргән рента шул салымны капларга да җитеп бетми. Мәдәни җомга 2) фин. Облигацияләре булган кешеләргә даими табыш китерә торган мөддәтсез (срогы билгеләнмәгән) дәүләт заемы |