РЕНЕССАНС и. фр. 1) Җәмгыять үсешендә капиталистик мөнәсәбәтләр барлыкка килеп, мәдәният, идеология алга киткән чор; яңарыш чоры. Иҗат эше ирекле барган, башкача Ренессанс шәхесләре мондый уңышларга ирешә алмаслар иде. М.Юныс. Мин аннан Хейенхаген хакында белештем. Ренессанс чорының гүзәл җимеше ул Хейенхаген, диде профессор. М.Әмирханов 2) Гомумән мәдәни яңарыш. Шиһабетдин Мәрҗани кебек гигантлар калдырган хезмәтләрне аңлау һәм пропагандалый башлау дәрәҗәсенә күтәрелү бу [1905 елгы революциядән соңгы] чорның чын-чынлап татар дөньясында Ренессанс чоры барлыкка килүен күрсәтә. М.Юныс |