РЕМОНТЛА’У ф. Ремонт ясау, төзәтү. Шул клубны яхшылап ремонтларга берсенең-бер кулы җитми. Р.Төхфәтуллин. Өен ялт иттереп ремонтлаган. Ф.Яруллин

Ремонтлап алу Тиз генә, бераз ремонтлау

Ремонтлап бетерү Ахырына кадәр ремонтлау

Ремонтлап җибәрү Бераз, берникадәр ремонтлау; ремонтларга өлгерү. Син бәби тапканчы, без аны бик шәп итеп ремонтлап җибәрербез. Ф.Яруллин

Ремонтлап тору Һәрвакыт, гел ремонтлау. Буяу өстенә буяу сылап, туктаусыз ремонтлап торган стена төсенә керә башлыйбыз. Ф.Яруллин

Ремонтлап чыгу Башыннан ахырына кадәр ремонтлау; ремонтлау эшен төгәлләү

Ремонтлап яту Әле, хәзер ремонт белән шөгыльләнү. Булат табындагыларга аңлатты: – МТСта тракторлар ремонтлап ятабыз, бер көнне, газета тотып, Заһир килгән. Т.Таһиров

Ремонтлый бару Һәрберсен, булган берсен ремонтлау

Ремонтлый башлау Ремонтларга керешү

Ремонтлый төшү Тагы да бераз ремонтлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә