РЕМОНТ и. фр. Зарарланган, тузган, ватылган, бөтенлеге бозылган әйберне төзекләндерү, төзәтү эше. «Тукымалар» кибетенә ремонт ясатырга кирәк миңа. Г.Ахунов. [Микәй] Авылның машина һәм тракторлар паркында ремонт эшләре белән мәш килгән ирләр тирәсендә чуалырга күнекте. Р.Мөхәммәдиев. Иң беренче чиратта, мичләренә ремонт кирәк булды. Т.Нәҗмиев |