РЕМИКС и. ингл. Берәр музыкаль әсәрнең оригиналыннан соңрак, гадәттә заманчарак стильдә яздырылган яңа версиясе. Узган елны «Сагыш» җырына ремикс ясап, «Музыкаль десант» концертларында, төрле дискотекаларда җырлап йөрдем. Тамаша. Татар халык җырларына ремикс ясап, яңартып, яшьләрне җәлеп итәләр бит. Безнең гәҗит |