РЕМА’РКА и. фр. әд. 1) Текстка карата кайбер урыннарга өстәгән яки ачыклаган билге, искәрмә яки сорау

2) Драма әсәрендә катнашучыларның төс-кыяфәтен, өс-башын, үз-үзен тотышын, кыланышларын, сөйләү рәвешен, уен барган урынны, вакытны һ.б.ш. сурәтләп биргән автор аңлатмасы. --- авторның ремаркаларга салган уй-фикерен, тәэсир көчен сәхнәдә чагылдыруы – шактый кыен эш. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә