РЕЛЬС и. ингл. Вагон, паровоз һ.б.ш.ның тәгәрмәчләре хәрәкәт итү өчен шпалларга ике яклап беркетелгән тар корыч борыс; тимер юл. Хәзер рельслар, шпаллар тирәсендә су кебек ару балласт, шпаллар, шөрепләр, костыльләр яңартылганнар, вагон сикерми, төз бара. Г.Гали. Поезд кызулый. Вагон тәгәрмәчләре рельс ялгаулары өстеннән тигез тавыш белән сугып үтүләрен ешлата баралар. Ә.Еники. Иптәш егете кечкенә баланы рельстан алып ташлаган, ә үзе өлгерә алмаган. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә