РЕЛЬЕФ и. фр. 1) Җир өсте төзелеше; җир кабыгының төрле тигезсезлекләрдән торган гомуми күренеше (коры җир, океан һәм диңгез төпләре өслеге). Чуерташлар шыбыр да шыбыр күчереләләр, берсе үзенең терлек абзарларының планын күрсәтә, икенчесе үз басуының рельефын тасвирлый. М.Мәһдиев. Бу очракта буй урманнар рельеф таләбен исәпкә алып утыртылган булалар. Татарстан 2) Яссылык өстендә калкып өскә чыгып торган кабарынкы урын, күпереп торган эз, кабарынкылык. Җиң уемыннан рельефлар төшереп, тоташ киселгән күлмәк. Йорт эшләре 3) Яссылыкта калку итеп төшерелгән рәсем, сурәт |