РЕЛИКТ и. лат. махс. 1. 1) Борынгы дәверләрдән сакланып калган хайван яки үсемлек организмы

2) Борынгыдан сакланып калган әйбер яки күренеш; борынгылык калдыгы. Колониаль буйсынудагы халыкның телен кимсетү, санга сукмау, хәтта аңа мыскыллы мөнәсәбәт күрсәтү Ауропа колонизаторларында реликт рәвештә генә сакланган. М.Юныс

2. с. мәгъ. Борынгыдан килгән, борынгыдан сакланган; борынгылык калдыгы булган. Мең еллар элек реликт урманнар борынгы кешегә туң, салкын җирләрдә, кырларда, елга-күл буйларында төпләнергә ярдәм иткәннәр. Татарстан яшьләре. Һәм чыннан да 60 нчы еллар уртасында шундый реликт нурланыш ачылды. Реликт нурланышның булуы – безнең чыннан да киңәя баручы Метагалактикада яшәвебез кебек фундаменталь фактны раслаучы хәлиткеч дәлил дияргә ярый. Галәм, җир, кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә