РЕЛИ’КВИЯ и. лат. 1) Теге яки бу дингә ышанучылар кодрәтле көчкә ия дип уйланылган табыну әйберсе; изге әйбер. Храмнарга изге дип белдерелгән әйберләрне – реликвияләрне: Христосның чәчләрен, хәтта «тир тамчылары»н, ул кадакланган хач (тәре) кисәкләрен, аны кадаклаган кадакларны һәм шулай ук дин өчен корбан булганнарның изге мәет калдыкларын куялар. Урта гасырлар тарихы

2) Кадерләп, төс итеп саклый торган әйбер, истәлек, ядкәр. Яшел кара белән дә, шәмәхәсе белән дә миңа адресланган хатлары изге реликвияләр булып сакланалар. Р.Әхмәтҗанов. Актарына торгач, тагын бер хикмәтле әйбер табылды: бу – аталарының яшь чагында тотып йөргән кыска саплы, күн чуклы, өч япьле, һәр җәбенең очына көмеш пластинка бөкләп кидерелгән бик шәп камчысы иде. --- менә бу, ичмасам, реликвия! – диде кияве дә, сокланып. – Тик кем саклар аны? Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә