РЕКТОРАТ и. нем. 1) Ректор тарафыннан җитәкләнгән, югары уку йорты белән идарә итә торган административ орган. Приказны ректорат язган, аннан соң гыйльми советта расланган, диде. М.Юныс. Дипломы «кызыл» булгач, ректоратта: «Кая теләсәң, шунда җибәрәбез», – диделәр. И.Абдуллин 2) Әлеге орган урнашкан бина |