РЕ’КТОР и. лат. Югары уку йорты җитәкчесе. Беркөнне аны ашыгыч рәвештә университет ректоры Бушмин янына чакыралар. Г.Әпсәләмов. Безне Линц шәһәрендә педагогик академия ректоры профессор Шперрер әфәнде каршы алды. Т.Галиуллин. Яңа геометриягә нигез салучы бөек математик Н.И.Лобачевский 20 елга якын университетның ректоры була. Татарстан тарихыннан хикәяләр |