РЕКОРД и. ингл. 1) Спортта ирешелгән иң югары күрсәткеч. 1934 елда парашютчы Евдокимов сигез километр биеклектән шулай [парашютын ачмыйча] сикерде һәм парашют белән «озаклап» төшүдә дөнья рекорды казанды. Кызыклы физика

2) Тормышта, яшәештә, хезмәттә ирешелгән иң югары нәтиҗә. Инде ышануы авыр булган рекордларга килсәк, монда Англия крестьяны Томас Карне хакында әйтергә кирәк. Ул 207 ел яшәгән һәм унике корольне соңгы юлга озатышкан. Кызыклар дөньясында. Гиннессның рекордлар китабында әлегә иң зуры дип Бөекбританиядә үстерелгән 3,5 килограммлы бәрәңге санала иде. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә