РЕКОНСТРУ’КЦИЯЛӘҮ II и. к. реконструкция. Саба районы авылларын электрлаштыруга һәм реконструкцияләүгә дә зур көч куйган Россиянең атказанган энергетигы Мансур Гыйләҗев --- кинәт вафат булды. Т.Нәҗмиев. --- яшьләр тулы кыйммәтле дәүләт теле була барган татар телен дә кызыксынып өйрәнәләр. Дөньядагы теләсә кайсы башкаланы бизи ала торган концерт залыбызны реконструкцияләү төгәлләнгәч, бу процесска яңа импульс биреләчәк. Мирас

Реконструкцияләп бетерү Тулысынча реконструкцияләү

Реконструкцияләп тору Әле, хәзер, сөйләү моментында реконструкцияләү. Төзелеш башланганда ук боларның барысын да искә алган булсагыз, хәзер заводны реконструкцияләп торыр идекме? Р.Вәлиев

Реконструкцияләп чыгу Барысын да, һәрберсен бер-бер артлы, башыннан ахырына кадәр реконструкцияләү. Үзенең монографиясендә Марсель Бакиров төрки поэзиядә әлеге берлек-синкретизм җирлегендә барлыкка килгән иң борынгы жанрлар системасын да барлап, реконструкцияләп чыкты. Ә.Шәрипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә