РЕКОНСТРУ’КЦИЯЛӘҮ I ф. 1) Реконструкция ясау, яңарту, яңадан кору, камилләштерү. Совхозда иске фермаларны реконструкцияләү юлы белән дуңгыз асраучылыкны промышленность нигезенә күчерү буенча күп эш башкарылды. Татарстанда терлекчелек 2) Реконструкция ясау, яңадан торгызу, элекке хәленә кайтару. Тел тудырган топонимнар аша ата-бабаларыбыз моннан мең ел элек яшәгән җирләрнең табигатен, хәтта географиясен реконструкцияләп өйрәнергә була. М.Юныс |