РЕКОМЕНДА’ЦИЯ и. лат. 1) Яңа эшкә яки оешмага алынасы кешенең эшчәнлеге турында кемнең дә булса язмача яки телдән биргән уңай бәяләмәсе; характеристика, дәлаләт. Өч партия членыннан рекомендация ал. М.Юныс. Анда өч СССР Язучылар союзы әгъзасының сине хуплап язган рекомендациясе булу мәҗбүри. Р.Миңнуллин 2) кит. Киңәш, тәкъдим; күрсәтмә. Татарстанда тәҗрибә авылларга нигез салына, өлкә проект оешмаларының рекомендацияләре бар, шуларга нигезләнеп, кайбер районнарда берәр катлы йортлар, коттеджлар өлгертеп киләләр. А.Гыйләҗев. Шенк банкка чек, обсерватория директорына рекомендация хаты язды ---. В.Обручев |