РЕКОГНОСЦИРО’ВКА и. лат. 1) хәрби Сугыш хәрәкәтләре алдыннан командир һәм штаб офицерлары тарафыннан урынга разведка ясау эше. Бригада командирларының берсенең дә лагерьдан рекогносцировкага чыкканы, лагерьдан тышта ниләр барын үз күзе белән күргәне юк. Г.Әпсәләмов. Бу юлы безнең һөҗүм өчен сайланган сәгать тә, артиллерия әзерлеге дә, яшерен рекогносцировка чаралары да бик уңышлы оештырылган булып чыкты. Казан утлары

2) геол. Геодезия һ.б.ш. махсус эшләр башланыр алдыннан, әлеге урынны тикшереп чыгу эше. Шул ук Биләр тирәсендә рекогносцировка үткәрәбез. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә