РЕКЛА’МАЛАУ ф. 1) Реклама ясау, реклама чаралары үткәрү. Сатучыларга да товарын рекламалап газапланасы юк. Ватаным Татарстан. Әлеге фирмалар шул рәвешле үзләрен дә рекламалыйлар. Татарстан яшьләре

2) күч. Берәр нәрсәне нык пропагандалау. Аерым бер партияне хөкүмәт партиясе ясап рекламалап, яратырга мәҗбүр итеп кенә халыкта патриотик хис уятып булмый. Безнең гәҗит

3) күч. Яшермәү, ачыктан-ачык күрсәтү. Шәфига карчык үзенең сәләтен бик үк рекламаламаса да, аны тирә-якта күпләр белә, теге яки бу хәсрәтеннән котылырга теләп мөрәҗәгать итә иде. М.Кәбиров. Биологик әти-әниләр һәм суррогат әниләр үзара мөнәсәбәтләрен, кем әйтмешли, рекламалап йөрмиләр. Өмет

Рекламалап алу Тиз генә, кыска вакыт арасында рекламалау. Без протокол тутырган арада, үз эшенең арзанракка төшүен искәртеп, фирмасын рекламалап та алды. Сабантуй

Рекламалап йөрү Һәрвакыт, бөтен җирдә рекламалау. Тагын бер нәрсә бар: үз эшенә чын-чынлап табынган талантлы режиссёр, артист, гомумән сәнгать кешесенең үзен, иҗатын рекламалап йөрергә вакыты да, теләге дә юк бит аның. Ватаным Татарстан. Равил Сабирҗан әйтүенчә, алар үзләре туктаган урыннарда очрашулар уздырып, үз-үзләрен рекламалап йөрергә җыенмыйлар ---. Татарстан яшьләре

Рекламалап тору Һәрвакыт, гел рекламалау. Сыраны да, тәмәкене дә гел рекламалап торалар. Татарстан яшьләре

Рекламалап утыру сөйл. к. рекламалап тору. --- телевидение көне-төне шуны рекламалап утыра, һәм без тау-тау дару ашыйбыз. Шәһри Казан

Рекламалап яту сөйл. к. рекламалап тору. Миңа калса, телевидение детективларны рекламалап кына ята бугай. Татарстан яшьләре

Рекламалый башлау Рекламаларга керешү. Соңгы вакытларда стоматологлар имплант кую ысулын рекламалый башлады. Ватаным Татарстан. Иң кызыгы шунда: алтыга өч метрлы зур щитларда (такталарда) халыкның зур күпчелеге куллана алмый торган әйберләрне рекламалый башладылар. Татарстан яшьләр

Рекламалый төшү Тагы да күбрәк рекламалау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә