РЕКЛА’МА и. лат. 1) Сатып алучылар, тамашачылар, кулланучылар игътибарын җәлеп итү, кызыксындыру максаты белән үткәрелгән чаралар. [Октябрь революциясенә кадәр] Нинди генә юнәлештәге журналлар чыкмаган! Хәтта реклама журналларына кадәр булган ул чакта. Р.Мостафин. Әсәр чыгу белән берничә дистә рецензия басылып чыга, телевидениедән реклама ясала ---. М.Юныс. Реклама өчен куелган бер «мәңгелек двигатель» бервакыт миңа да зур мәшәкать тудырды. Кызыклы физика 2) Кешеләрдә кызыксыну тудырырлык итеп эшләнгән, берәр нәрсә турында кыскача хәбәр, мәгълүмат тупланган игълан, белдерү, афиша. Шәһәр төзеклеге, чисталыгы, ялтыравык витриналары, әллә каян кычкырып торган рекламалары белән үзенә тартып тора. Т.Галиуллин. Әгәр дә магнитофон яңа гына уйлап чыгарылган булса, бу шигырь, бәлки, реклама буларак ярар да иде. Р.Вәлиев. Рекламаларның нинди төрләрен генә күрмисең дә, ниндиләрен генә ишетмисең. Татарстан 3) күч. Гомумән нәрсәнедер нык пропагандалау күренеше. Капиталистик дөнья нәрсәсе белән ота? Реклама ясый белүе белән. Г.Ахунов |