РЕКВИЗИ’ЦИЯ и. лат. Гадәттән тыш чорда (мәс., сугыш вакытында) шәхси яки җәмәгать мөлкәтенең, кире кайтару яки түләү шарты белән, дәүләт хакимияте тарафыннан мәҗбүри рәвештә вакытлыча алынып торуы. Хакимият Уфа митрополиты Андрейны (кенәз Ухтомскийны) кулга алырга һәм ниндидер максатларда чиркәүләргә реквизиция ясарга боерык бирә. И.Гафаров |