РЕКВИЗИТ и. лат. 1) Театр тамашасында, кино төшерүдә җиһазлау өчен кулланылган барлык чын һәм бутафорик әйберләрнең җыелмасы. Аның гримда, реквизит костюмнан төшкән фотолары миндә әле дә саклана. А.Расих. Бутафорлар ясаган әйберләр реквизитлар цехында урын алган. Сәхнә 2) реквизитлар күпл. юр. Рәсми эш кәгазьләрендә, документларда мәҗбүри язылырга тиешле күрсәткечләр, мәгълүматлар (имза, вакыт, рәсмиләштерелгән урын һ.б.). Оешма-предприятиеләр реквизитындагы өстәмә мәгълүматларны ачыклыйсы килгән моның. Т.Нәҗмиев |