РЕЙХ и. нем. 1) Империя, дәүләт, держава (гадәттә немец илләре тур.). СССР булмаса, Өченче рейх итеге астында калып изелгән бу дәүләт бүгенге көндә дөнья картасында бөтенләй булмаган булыр иде инде. Шәһри Казан. Борынгы рейх тарихы 2) Фашист Германиясе. Тагын биш-алты йөз талантка бронь бирүдән Рейх җимерелмәс. Т.Әйди. – Нишләп тә нишләп, син анда сәхнәдән Рейх режимына каршы сүзләр әйттерәсең? – дип, бик каты сорау алалар. Р.Батулла |