РЕЙТУЗ и. нем. 1) Ботларга сыланып тора торган тар чалбар (ат өстендә йөргәндә киелә). Гусарның арттан шома түгәрәк итеп киелгән ак төстәге рейтузы каеш чыбыркы сукканнан ярылып китте. З.Зәйнуллин

2) Балалар, хатын-кызлар кия торган бәйләнгән җылы ыштан. Бәйрәмгали хатын-кыз рейтузыннан, чалбар үтүкләп йөри, үзе җырлый. Д.Салихов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә