РЕ’ЙТИНГ и. ингл. 1) Нинди дә булса затның, оешманың, группаның билгеле бер вакыт эчендәге эшчәнлегенә, программасына, сәясәтенә бирелгән бәяләрдән чыгып, саннарда күрсәтелгән авторитеты, популярлык дәрәҗәсе күрсәткече. Шул ук рейтинг иң арзан фатирларның Смоленск, Брянск, Ульяновск, Арзамас, Чаллы һәм Курск шәһәрләрендә икәнлеген күрсәтә. Татарстан яшьләре. Вузларның укыту һәм тикшеренү эшләренә, аларның дөнья күләмендә казанган дәрәҗәсенә карап рейтингларын билгеләү күптәннән килә. Мәгърифәт

2) спорт Спортчының классификацион исемлектәге ирешкән уңышларыннан чыгып бәяләнгән саннардагы шәхси күрсәткече. Әзерлек, сайлау ярышларында җыйган баллар буенча билгеләнгән рейтинг көрәшченең кем белән алышачагын ачыклый. Татарстан

3) күч. Кадер, дәрәҗә, абруй. Нәфрәттән туса – туар Үч кенә. Ә Үчнең рейтингы кечкенә! Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә