РЕ’ЙКА и. рус 1) Яссы борыс; юка, тар агач такта, планка. Заводка өр-яңа рейкалар, опалубка такталары өзлексез килеп тора. А.Гыйләҗев 2) Үлчәү бүлекләре булган махсус агач борыс 3) Геодезия эшләрендә ике ноктаның чагыштырмача биеклеген билгели торган бүлемле үлчәү тактасы. Менешев һәм Xaрищенко теодолит, үлчәү рейкасы һәм бер көнлек азык алып, Пиратны ияртеп, төньяк юнәлешендәге профильгә кереп киттеләр. И.Хуҗин |