РЕЙД II и. ингл. 1) хәрби Сугыш хәрәкәтләре алып бару ысулы: дошман тылына гаскәри көчләрнең үтеп керүе. Ләкин сугышта, бигрәк тә дошман тылындагы рейдлар вакытында, ал, арт дигән нәрсә юк. Г.Гыйльманов 2) күч. Җәмәгатьчелек, матбугат оешмалары һ.б.ш. тапшыруы буенча активистлар тарафыннан нинди дә булса объект, предприятие эшчәнлеген тикшерү. Бөтен хикмәт тә әнә шунда: ни эшләргә? Рейд бригадасы әгъзаларының күзләрен нәрсә белән томаларга? М.Сәлим |