РЕЗЮМЕ и. фр. кит. Язылган, сөйләнгән, укылган нәрсәләрнең төп эчтәлеген чагылдырган кыскача йомгак. --- монда кешеләр үзгәрмиләр. Кызык карт! Бер сүз белән резюме ясаганда – исәр! А.Гыйләҗев. Алар [миниатюра-хикәяләр] кыска, әйтәсе фикер, тасвирлау стиле тыгыз, һәрбер җөмлә иң соңыннан әйтеләсе резюмега хезмәт итә. Р.Миңнуллин |