РЕЗОНЁР и. фр. 1) Күп һәм озын сөйләргә, үгет-нәсыйхәт бирергә, акыл сатып өйрәтергә ярата торган кеше. Һәрхәлдә, кешеләргә мораль укып, акыл сатып йөрүче резонёр түгел иде. Ә.Еники 2) әд., театр Әдәби әсәрдә, сәхнәдә сурәтләнә торган вакыйгаларга, геройларга карата автор фикерен җиткерүче персонаж; шундый персонажлар ролен башкаручы актёрның амплуасы |