РЕЗОНАНС и. фр. физ., тех. 1) Нинди дә булса тирбәнешләр системасында берәр тышкы көч тәэсире белән тирбәнешләрнең көчен арттыру күренеше. Тирбәнү контурында резонанс булсын өчен, контурның үз тирбәнүенең ешлыгы белән аңа тыштан бирелгән көчәнеш ешлыгы бертигез булу кирәк. Физика курсы 2) Резонатор яки бина стеналарының тавышны яңгыратучанлыгы, яңгыраш 3) күч. Берәр вакыйга турында халык арасында барлыкка килгән билгеле фикер, бәя. Аның басылып чыккан һәр мәкаләсе һәм шигъри циклы, һәр китабы олы сөйләшүләргә нигез булды, резонанс алды. Р.Вәлиев. Сезне зур иҗтимагый резонанс уяткан мондый эшләрне санап ялыктырасым килми. Татарстан |