РЕЗОЛЮ’ЦИЯ и. лат. 1) Нинди дә булса берәр мәсьәләне киңәшмәдә тикшереп кабул ителгән карар. Резолюцияне Шихрай тавышка куйды, һәм җыелыш аны беравыздан кабул итте. Ш.Камал. Ул [Татарстан өлкә комитеты сәркатибе] М.Солтангалиевкә карата кабул ителгән резолюцияне игълан итә. Рәмзи Вәлиев

2) Рәсми эш кәгазьләре, документ, гариза һ.б.га язып кул куелган җитәкче боерыгы, карары, күрсәтмәсе. Ул Тимерханның үтенеч кәгазенә --- резолюция яза да бүлек мөдиренә бирергә куша. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә