РЕЗИ’НКА и. рус 1) к. резина 2) Карандаш белән язганны, сызганны ышкып бетерә торган махсус резина кисәге; бозгыч, бетергеч. Ахири халтурадан минем фамилияне резинка белән җуеп, үзенекен язып куйды. Г.Афзал 3) сөйл. Резин галош. Аякта әүвәлге чабата урынына өр-яңа җәйге резинка булуы дәртле никрутның башын тагы да югарырак күрсәтә. Г.Ибраһимов 4) сөйл. Ясалма сагыз, ясалма чәер. Мине – тугыз яшьлек малайны да үзеннән калдырмый иде. Күксагыз дигән үсемлек чәчәләр иде сазлыклы җирләргә. Аңардан резинка ясыйлар икән, тамыры сузыла иде аның. Н.Гыйматдинова 5) Резин җеп: мамык яки ефәк җеп резин җепләр белән аралашкан сузылучан тасма, бау. Әрҗә өстенә брезент каплады, резинкага таккан ыргакларны әйләнәгә эләктереп чыкты. М.Юныс. --- ул үзен нидер югалткан кебек сизде. Кесәләрен капшады: сөяк саплы, дүрт япьле пәкесе төшеп калмаган, рогаткага дигән кызыл резинка да кесәдә, нәрсәсе югалган соң малайның?.. А.Гыйләҗев 6) Сузылучан һәм җыелучан итеп бәйләү төре 7) Киемнең шулай бәйләнгән җиң очы, муены һ.б.ш. өлеше |