РЕЗИ’НА и. лат. 1. 1) Каучукны вулканизацияләү юлы белән табыла торган сузылучан материал. Туфракта әллә ниткән эзләр калдыра торган шинлы немец велосипеды сатып алган. Педальләре авыр, калын резинадан, аның яннары күзнең явын алырлык сары челтәрле пыяла белән бизәлгән. М.Мәһдиев 2) к. резинка (5 мәгъ.). Тәүфикъ, урта һәм имән бармагына резина тагып, аткыч ясады. М.Юныс. Маңгай чәчләрендә су тамчылары, чәчен яшь кызлар кебек резина белән арттан кысып куйган. Г.Әпсәләмов 2. с. мәгъ. Шул материалдан эшләнгән (ясалган). Әгәр ул аллы-гөлле зур резина туп күтәреп чыкмаган булса һәм аның белән бөтен малайларны кызыктырып уйнамаган булса, бернәрсә булмаган булыр иде. А.Шамов. Тирән-тирән баткан тояк эзләре, резина галош эзләре, кечкенә-кечкенә ялангач аяк эзләре җир өстен чуарлаганнар. М.Әмир |