РЕЗИДЕ’НЦИЯ и. лат. Хөкүмәт башлыгы, югары посттагы яки зур байлыкка ия булган кешеләр яшәгән урын, бина. Алпавытның резиденцияләре революциядән соң бик хәтәр җимерелүләргә, кыргыйларча котырынып ватуларга дучар ителсәләр дә, әле һаман кирпеч стеналарын, гөмбәзле түшәмнәрен саклыйлар. Г.Ахунов. Ратуша, университет корпуслары, императорларның җәйге һәм кышкы резиденцияләре, дөньяда атаклы Вена операсы, яшькелт, сары, аксыл мәрмәрдән салынган, алтын йөгертелгән һәйкәлләр, чәчәккә күмелгән парклар үзенә бер илаһи атмосфера тудыра. Т.Галиуллин. Мондый үләнне минем Кырымдагы патша резиденциясе булган Ливадия бакчасында күргәнем бар. М.Юныс |