РЕЗИДЕНТ и. лат. 1) Илчедән бер ранг ким булган дипломатия вәкиле. --- Нуриевны кичекмәстән СССРга кайтарып җибәрергә кушып, без шунда ук Париждагы резидентка катгый фәрман җибәрдек. Равил Вәлиев 2) Даими рәвештә чит илдә яшәгән яисә рәсми теркәлгән һәм шул дәүләтнең кануннарына буйсынырга тиеш булган физик яки юридик зат 3) Чит дәүләттә эшли торган разведканың яшерен җитәкчесе. [Хикәядә] Дошман як разведкасы резиденты белән Совет илендә туып үскән яшь кызның бәрелеше тасвирланган. М.Сәхапов |