РЕЗЕРВУАР и. лат. Сыеклык, газ саклау өчен махсус савыт; бак. [Карам:] Әнә шул тау итәгенә резервуар куйдырып, чишмә суын авыл өйләренә кертеп бетергәч әйтермен, ярыймы? Э.Яһудин. Сулау системасының тишекләре һава куыклары ябышкан җирләрдә урнашкан; яшәү өчен кирәкле кислородны [су астында] бөҗәкләр шул резервуарлардан алалар. Кызыклы физиология. Филләр үз хортумнарын су саклау өчен резервуар сыйфатында файдалана икән. Мәдәни җомга |