РЕЗЕРВА’ЦИЯ и. лат. 1) Резервка калдыру, алып калу, бронь ясау. Билетлар резервациясе

2) Кайбер илләрдә: илдә сакланып калган төп җирле халыкның яшәү урыны буларак билгеләнгән территория. --- минемчә, Америка индеецларының резервацияләрен барып өйрәнергә кирәк. Безнең татар авылы моңа кадәр милләтне саклап калган резервация ролен үтәде. Хәзер ул бездән китә башлады – җибәрмәскә кирәк! Аны җибәрмәү механизмнары, минемчә, әнә шул резервацияләрдә. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә