РЕЗЕРВ и. лат. 1) Аеруча һәм ашыгыч кирәк булу очрагы өчен алдан әзерләнгән әйбер; запас, ресурс. Сезнең сүзегез үтә. Кондуктор өчен кыска-кыска торбалар сорагыз. Базада бар алар, резервта ята. К.Кәримов

2) Яңа мөмкинлекләр, көч алу чыганагы. Организмның яшерен резервлары, авыр яраланганнан соң да, инвалид булып калмыйча, сафка басу мөмкинлеген бирә. Кызыклар дөньясында

3) хәрби Яңа группировкалар төзү яки булганнарын тулыландыру максаты белән командир карамагында калдырыла торган хәрби көчләр. Бер урында дошманның резервта яткан кавалерия бүлекләре ике полк арасына килеп кергән. А.Шамов. Комбриг үзенең резервын да сугышка кертте, әмма кыя-тауны алып кына булмый. Г.Әпсәләмов. Гаҗиз булып аптыраган полк командиры соңгы резервны – штабта торган 40 кешелек комендант взводын алгы сафка китерергә әмер бирде. Мәдәни җомга

4) хәрби Кайбер илләрнең армияләрендә: гаскәри хезмәт үткән һәм кирәк булганда кабат армиягә чакырылырга мөмкин булган, хәрби исемлектә торган кешеләр; запастагылар. Моннан соң фронтовик һәм шагыйрь булып эшемне дәвам иттерермен. Хәзергә мин әле резервта. Шушы ике көндә Көнбатыш фронтка, хәрәкәттәге армиягә китәм. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә