РЕЖИССУ’РА и. рус 1) к. режиссёрлык. Театр сәхнәләрендә сез артист булып эшләдегез, тынгысыз, эзләнүчән табигатегез сезне режиссура өлкәсенә алып килде. Мәдәни җомга 2) Фильм яки спектакльнең режиссёр трактовкасы. Чыннан да, Габдулла абый Йосыпов татар телен, театрның тарихын яхшы белә иде, әмма анда кешенең рухын ачып сала торган режиссура юк иде. Р.Батулла 3) җый. Спектакль, фильмны куюга җитәкчелек итүче режиссёрлар. 1930 елда театрыбыз Мәскәүдә СССР халыклары театрлары Олимпиадасында катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, режиссурага яңа таләпләр куела һәм, махсус югары белемле режиссёрлар әзерләү өчен, талантлы яшьләр Мәскәүгә укырга җибәрелә. Татар театры 4) күч. Вакыйгалар барышына йогынты ясарлык итеп алдан уйланылган эш-хәрәкәт, әйтеләсе сүзләр, планлаштырылган вакыйгалар теземе. Алдан уйланган режиссураның бозылуы, ялыну, ялвару сүзләренең әйтелмәве өлкән штурманның да кәефен бозган иде, күрәсең. М.Юныс |