РЕЖИССЁР и. фр. Спектакль һәм кинофильмнар куюга җитәкчелек итүче; драма әсәрләрен сәхнәгә куярга әзерләүче, сәхнәләштерүче сәнгать җитәкчесе. Җәйге каникулга кайтып балыкка төшәргә өлгермәде, комсомол оешмасы аны клубның драмтүгәрәгенә режиссёр итеп билгеләде. Г.Бәширов. Кызлар ролен дә егетләр башкарачак иде. Режиссёрыбыз – Илдар. Г.Лотфи. Режиссёр Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән әлеге спектакль шактый тәэссоратлы килеп чыккан. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә