РЕЖИМЛЫ с. Режим (1, 3 мәгъ.) белән алып барылган, режимга буйсындырылган. Без булган каты режимлы лагерьларда тел иреге яшәде, сүз өчен эзәрлекләү дигәнне мин хәтерләмим. А.Гыйләҗев. Гомәрне ниндидер кырыс режимлы колониягәме, «хезмәт белән төзәтү лагере»намы хөкем итәләр. Р.Әмирханов. Одер һәм Рейн калкулыкларында, кайчандыр социалистик режимлы Венгриядә шул тургайлар сайравын тыңлап хозурланганым бар. Я.Шәфиков |