РЕЖИМ и. фр. 1) Эш, яшәеш, тормышның рациональ бүленешләргә салынган тәртибе. Врач гафу итсен, ял режимын боздым. М.Максуд. Больница режимын бозган өчен, профессор Ханзафаровны бик каты кисәтте. Г.Әпсәләмов. Йокы туйганчы йоклау яхшы. Режим һәм диета саклау файдалы. Мәдәни җомга

2) Нәрсәнең дә булса барлыкка килү, булу, яшәү, эшчәнлек итү шартлары. Бактерия үрчү өчен гаҗәп әйбәт шарт. Буфет эченә ультрашәмәхә нурлар үтми, температура режимы шундый кулай, берничә сәгатьтән сезнең тәлинкәләрегезне миллиардлаган бактерия явы басып китәчәк. М.Юныс. «Шарп» магнитофонында, тиз яздыру режимында эшләтсәң дә, дүрт кассетаны күчереп алу өчен, сиксән алты минут вакыт китәчәк иде. Р.Мирхәйдәров. Самолёты белән авырлык югалтуга беренче тапкыр килеп кергән очучының күзәтүләре кызыклы. Беренче секундларда аңа башы күбенә, зурая бара кебек тоела, аннары гәүдәсе каядыр билгесез якка әйләнә башлагандай була, араларны чамалау хисен югалта һәм авырлыкны югалту режимын туктатырга мәҗбүр була. Кызыклар дөньясында

3) Нинди дә булса максатка ирешү өчен кирәк булган кагыйдәләр һәм чаралар системасы. Туфраклардагы су режимы процессларына үләннәрнең тәэсир итүләренең монда санап үтелгән үзенчәлекләре корылыклы районнарда зур роль уйный. Күпьеллык үләннәр

4) Дәүләт төзелеше, дәүләт белән идарә итү формасы. Бу – тоталитар режимның ныгый барып, репрессия, эзәрлекләүләрне киңрәк җәелдереп --- җибәрү чоры, дисәк тә урынлы һәм хактыр. Рәмзи Вәлиев. Колониаль режим кешенең шәхси сыйфатларын әшәкелеккә көйләүче оранжерея хезмәтен үтәп килә. М.Юныс. Ә балалары намус ише иске режим калдыгы белән санашмый. Х.Камалов

5) информ. Компьютерның эшләү ысулы, үзенчәлеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә