РЕДУ’КЦИЯ и. лат. 1) махс. Нинди дә булса катлаулы күренешнең гадигә күчүе яки күчерелүе 2) биол. Функциясе югалу сәбәпле, организмдагы берәр әгъзаның төзелеше гадиләшү, шул әгъзаның күләме кечерәю яки бөтенләй юкка чыгу. Бу төркем моллюсклары өчен арка ягында кушылган ян кабырчыклы ике капкач, шулай ук баш һәм кыргычлы йоткылык редукциясе хас. Биология 3) лингв. Басымсыз иҗекләрдәге сузык авазларның кыскару күренеше. Бу морфонологик күренешнең икенче сәбәбе – [ы] һәм [е] кыска сузыкларының редукциягә омтылышында. М.Зәкиев. Редукция – басымсыз иҗектә килгәндә, [ы, е, о, ө] сузыкларының кыскарып килүе. Фән һәм тел |