РЕДКОЛЛЕ’ГИЯ и. лат. 1) Редакцион коллегия: китап, газет, журнал һ.б.ш.ларны редакцияләү, басмага әзерләү эшендә киңәшләшү һәм карар чыгару органы буларак белгечләр төркеме. – Бүген кич алты сәгатьтә редколлегия утырышы. Алдагы номерны чыгару турында сөйләшербез, – дидем. Г.Нәбиуллин 2) Редакцион коллегия утырышы. Һәрвакыттагыча, эшнең иге-чиге юк, бер сәгатьтән редколлегия, ә син монда --- берәүнең кулъязмасын ничек итеп ипләбрәк кире кагарга икән, дип борсаланып утыр. Р.Мостафин |